Владимир Путин педагогик югары уку йортларын төзекләндерү һәм техник җиһазлауга 10 млрд сум юнәлдерергә тәкъдим итте

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

Владимир Путин педагогик югары уку йортларын төзекләндерү һәм техник җиһазлауга 10 млрд сум юнәлдерергә тәкъдим итте.

Бу хакта дәүләт башлыгы Федераль Җыенга Юлламасын игълан итү барышында белдерде.

«Якындагы ике елда өстәмә рәвештә 10 миллиард сумны безнең педагогик югары уку йортларын капиталь ремонтлауга һәм техник җиһазлауга юнәлдерергә тәкъдим итәм. Хөкүмәттән булачак укытучыларны заманча әзерләүгә зур игътибар бирүегезне сорыйм. Россиянең киләчәге аларга бәйле. Мәктәпләргә шулай ук сыйныф җитәкчеләренең чын ярдәмчеләре, остазлары һәм тәрбиячеләре булачак, мәктәптә балалар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч проектлар оештырачак белгечләр килергә тиеш», – диде Владимир Путин.

Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасы – Россия үсешенең стратегик юнәлешләрен дәүләт башлыгының күзаллавын чагылдыручы программалы сәяси-хокукый документ.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International