Россия Президенты Владимир Путин педагогларга пандемия вакытында башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта дәүләт башлыгы Федераль Җыенга юллама игълан итү барышында ирештерде.
«Мәктәп укытучыларына, югары уку йортлары укытучыларына, башка мәгариф учреждениеләренә ихлас күңелдән рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Укучыларның әти-әниләре катнашында сез тәрбияләнүчеләрегез белем алсын, имтиханнарны уңышлы тапшырсын өчен барысын да эшләдегез ", - диде Владимир Путин.
Россия президентының Федераль Җыенга юлламасы – якын киләчәккә Россия үсешенең стратегик юнәлешләре дәүләт башлыгы тарафыннан күзаллауын чагылдыра торган программалы сәяси-хокукый документ ул.