24 апрель көнне 14.00 сәгатьтә Мөштәри ур., 13 адресы буенча, зур актлар залында «ТИСБИ» Идарә университетының быел беренче ачык ишекләр көне узачак.
Университет булачак абитуриентлар өчен бай программа әзерләгән. Теләүчеләр югары уку йорты, аның бай тарихы һәм традицияләре, факультетлар һәм юнәлешләр, педагогик состав һәм студентлар советы белән таныша алачаклар. Абитуриентларның шулай ук һөнәри юнәлеш бирү тестын узу һәм 2021/2022 уку елында керү кагыйдәләрендәге барлык яңалыклар турында белү мөмкинлеге булачак.
Шулай ук университетның Youtube-каналында Ачык ишекләр көненең турыдан-туры трансляциясе оештырылачак.
Элемтә өчен контактлар:
Вероника Николаевна Земскова, югары уку йортына кадәрге белем бирү һәм һөнәри юнәлеш бирү үзәге директоры, Тел. 8 (843) 294-83-46;
Миңнеханова Сания Хаҗип кызы, кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре, тел. 8 (843) 294-83-25.