Татарстанның дүрт укучысы астрономия буенча бөтенроссия олимпиадасы призерлары булды

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

14 апрельдән 19 апрельгә кадәр Самарада астрономия буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Олимпиада ике көн барды. Балаларга астрономия буенча теоретик биремнәрне чишүдә ярышырга, олимпиаданың икенче (блиц) турының практик биремнәрен эшләүдә үз белемнәрен күрсәтергә туры килде.
Олимпиадада Татарстанның 10 укучысы катнашты, шуларның дүртесе Бөтенроссия интеллектуаль турниры призерлары булдылар:
- Йосыф Шәрипов – Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатының 10 сыйныф укучысы;
- Сергей Михайлов – КФУ ІТ-лицееның 11 сыйныф укучысы;
- Тимур Корбанов – Түбән Кама 24 нче лицей-интернатының 11 сыйныф укучысы;
- Георгий Поморцев – Казан шәһәре Яңа Савин районы КНИТУ-КАИның инженерлык лицей-интернатының 11 сыйныф укучысы.
Егетләрне лаеклы уңышлары белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International