«Адымнар» полилингваль комплексы базасында төбәк идарә командалары стажировкасы узды

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

19 апрель көнне Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Академиясе һәм “Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл” Полилингваль комплексы базасында ТР Мәгарифне үстерү институты “Шәһәр һәм авыл территорияләрендә мәгариф системасы белән идарә итүнең вариативлыгы” темасы буенча турыдан-туры стажировка үткәрделәр. Әлеге стажировканың кыйммәте – төбәк һәм муниципаль практикаларны өйрәнүдә, уңышлы практикалар һәм идарә итү технологияләре белән алмашуда, ә алар шәһәр һәм авыл территорияләренең мәгариф системалары белән идарә итүнең вариативлыгын нәтиҗәле файдаланырга мөмкинлек бирә.

Оештыручылар: Россия Мәгариф министрлыгы академиясе, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгарифне үстерү институты.

Стажировканың төп бурычлары: шәһәр һәм авыл территорияләренең мәгариф системалары белән идарә итүнең вариативлыгын нәтиҗәле файдаланырга мөмкинлек бирә торган уңышлы практикалар һәм идарә итү технологияләре белән алмашу.

Стажировкада катнашучыларга сәламләү сүзе белән түбәндәгеләр чыгыш ясады:

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды» коммерциячел булмаган оешмасының башкарма директоры Татьяна Ларионова;

Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин;

Россия Мәгариф министрлыгы Академиясе президенты Исаак Калина;

Россия Мәгариф министрлыгы Академиясе директоры Сергей Кожевников.

Стажировкада мәгариф өлкәсендә муниципаль хакимият органнары җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары, ДПО мәгариф оешмалары һәм учреждениеләре директорлары, методик хезмәтләр җитәкчеләре, белем бирү сыйфатын бәяләү һәм мониторинглау төбәк үзәкләре вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International