Татарстанда сәнгать буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы башланды

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстанда сәнгать буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы башланды.
Казанга Россия Федерациясенең 56 төбәгеннән 233 укучы килде. Татарстаннан олимпиадада 22 укучы  катнаша.
Кичә олимпиаданы ачу тантанасы булды. Катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгыш ясады.
Шулай ук жюри рәисе урынбасары, Мәскәү дәүләт педагогика университетының бөтендөнья әдәбияты кафедрасы профессоры Елена Черноземова һәм жюри рәисе урынбасары, Мәскәү дәүләт хореография академиясенең фәнни-методик бүлеге башлыгы урынбасары, педагогика фәннәре кандидаты Вероника Кузнецова да котлау сүзләрен ирештерделәр. Алар катнашучыларны төбәк этапында җиңүләре, йомгаклау этабына чыгу белән котладылар һәм барысына да уңышлар теләделәр.

Олимпиада Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында уза.
Сәнгать буенча олимпиаданың йомгаклау этабы ике турда планлаштырылган. Ике тур да язма биремнәр башкаруны күздә тота.
Барлык катнашучыларга да интеллектуаль ярышларда уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International