19-23 апрельдә «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» Грантын алу өчен конкурс сайлап алуының беренче этабы узачак. Беренче этапка мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирүне камилләштерүгә юнәлдерелгән проектны тәкъдим итү һәм яклау керә.
«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» Грантын алу өчен республиканың 41 муниципаль берәмлегеннән мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыннан 47 гариза кабул ителде.
Икенче этап 10 майдан 31 майга кадәр планлаштырыла. Ул мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү буенча грант алырга теләүчеләрнең эшчәнлек нәтиҗәлелеген һәм эчтәлеген бәяләү максатыннан мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына эксперт комиссиясе чыгуны күздә тота.
Конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәләре буенча комиссия тарафыннан 10 мәгариф оешмасы – конкурста җиңүче билгеләнә, алар 500 мең сум күләмендә грантлар белән бүләкләнәчәк.