«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга конкурста сайлап алуның 1 этабы дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез, бәйгенең беренче этабы 2021 елның 23 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Аңа мәктәпкәчә яшьтәге балаларның билингваль белемен камилләштерүгә юнәлдерелгән проектны тәкъдим итү һәм яклау керә.
Икенче этап 2021 елның 10 маеннан 31 маена кадәр планлаштырыла. Бу мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү буенча грант алучыларның эчтәлеген һәм нәтиҗәлелеген бәяләү максатында эксперт комиссиясенең мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына китүе булачак.
20 июньгә кадәр грант алуга сайлап алу нәтиҗәләре игълан ителәчәк.