Татарстанның Спас районында 13 нче шахмат зонасы ачылды

2021 елның 23 апреле, җомга

«Бердәм Россия»нең махсус проектын тормышка ашыру кысаларында ТР Спас районының Антоново мәктәбендә шахмат секциясе ачылды.
Депутат Александр Кривошеев һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан шахмат секциясен оештыру өчен җиһазлар – уен җыелмалары, махсус сәгатьләр һәм күрсәтмә магнит такталар сатып алынды.
Антоновка авыл җирлеге башлыгы Владимир Фролов районда балаларның һәрьяклап үсешенә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. "Шахмат — ул уен гына түгел, ә укучыларның акыл үсеше дә», — дип билгеләп үтте ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International