Россия мәгариф министрлыгы йомгаклау коллегиясен уздырачак

2021 елның 23 апреле, җомга

30 апрельдә Мәскәү вакыты белән 12:00 сәгатьтә Россия мәгариф министрлыгы коллегиясенең утырышы була, анда 2020 елга Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы эшчәнлеге нәтиҗәләре, 2021 елга бурычлар, шулай ук Россия Федерациясендә тәрбия системасын үстерү каралачак.

Йомгаклау коллегиясе утырышында төп доклад белән Россия мәгариф министры Сергей Кравцов чыгыш ясаячак.

Чараның трансляциясен карау ведомствоның рәсми сайтында мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International