InnoCTF киберкуркынычсызлык буенча ярышларда Оренбург командасы җиңде

2021 елның 23 апреле, җомга

Финалда Түбән Новгород, Казан, Иннополис, Оренбург, Пенза, Самара, Ульяновск һәм Пермьнән 10 команда көч сынашты. 8 сәгать дәвамында катнашучылар вакытка компьютерларда зәгыйфьлек эзләделәр һәм аларга чикләнмәгән керү алырга тырыштылар. Ярышларны оештыручы — Иннополис Университетының CTF-клубы.

Оренбург дәүләт университеты, Иннополис университеты һәм Пенза дәүләт университеты командалары бер үк санда баллар җыйдылар, әмма InnoCTF да җиңүне Оренбурглыларга бирделәр — алар биремне тизрәк үтәделәр.

Ярышларда җиңүче команда катнашучысы Сергей Патока: «Җиңү безгә җиңел бирелмәде, дип ышанып әйтергә мөмкин. Бу бик киеренке көрәш булды һәм без биремнәрне чишү тизлеге буенча алга чыгуыгыбызга шатбыз. Команданың барлык әгъзалары өчен, шул исәптән минем өчен дә дә, Hack The Box — бөтенләй яңа формат. Без ярышлар башланырга берничә көн кала шундый типтагы биремнәргә күзәтүле рәвештә әзерләнергә өлгердек. Бу абстракт бурычлар түгел, ә реаль системалар ягыннан куркынычсызлыкка яңа караш. Безнең команданың бер өлеше 2018 елгы InnoCTF да катнашты һәм киберкуркынычсызлык юнәлешендә илнең төп һәм көчле вузларының берсе буларак Иннополис Университетын истә калдырды. Бу ярышлардан соң без тагын бер тапкыр үзебезгә сүз куйдык: әгәр дә мәгәр җиңү өчен көрәш алып барырга һәм аны якларга өйрәнсәк, бары тик Иннополиста гына өйрәнергә. Әлеге биремнәрне проектлаучыларга да, волонтерларга да чараны бик яхшы оештырганнары һәм аны карап тотулары өчен рәхмәт белдерәсем килә».

Ярыш өлешеннән тыш, турнирны мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә ИТ-компанияләр вәкилләре хуплады. Group-IBга үтеп керүгә тест үткәрү буенча әйдәп баручы белгеч Олег Сенько тест вакытында челтәр буенча хәрәкәт тәҗрибәсе белән уртаклашты.

ИнфоТеКС фәнни тикшеренүләр һәм перспективалы эшләнмәләр үзәге җитәкчесе Владимир Елисеев телекоммуникацияләрне яклауның квант технологияләре турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International