Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында сәнгать буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабының икенче көне узды.
Укучылар олимпиаданың I теоретик турын 3 сәгать 55 минут дәвамында үтәделәр.
Катнашучыларга колакчыннар белән шәхси компьютер тәкъдим ителде, анда һәркем биремнәрне үтәү өчен видео һәм сынлы сәнгать әсәрләре рәтләрен ирекле режимда карый алды.
Кич белән жюри әгъзалары олимпиадада катнашучылар һәм команда җитәкчеләре өчен I теоретик тур биремнәрен анализладылар.
Сынау вакытында команда җитәкчеләре Раиф монастыренда экскурсиядә булдылар.
Бүген катнашучылар өчен Иҗат туры планлаштырылган. Башкару вакыты шулай ук 3 сәгать 55 минут булачак, ә командалар җитәкчеләре өчен яңа экскурсия программасы оештырылачак.