Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) уздыру көннәрен расладылар, тиешле боерык хокукый мәгълүмат порталында бастырылган. Документ нигезендә, быел БДИ 31 майда башланачак һәм 2 июльдә тәмамланачак.
Имтихан көннәре тулаем түбәндәгедән гыйбарәт:
31 майда (дүшәмбе) — география, әдәбият һәм химия;
3 июнь (пәнҗешәмбе) — рус теле;
4 июнь (җомга) — рус теле;
7 июньдә (дүшәмбе) — профильле дәрәҗәдәге математика;
11 июньдә (җомга) — тарих, физика;
15 июньдә (сишәмбе) — җәмгыять белеме;
18 июньдә (җомга) — биология, чит тел, язмача;
21 июнь (дүшәмбе) — чит тел, телдән;
22 июнь (сишәмбе) — чит тел, телдән;
24 июньдә (пәнҗешәмбе) — информатика, ИКТ;
25 июньдә (җомга) — информатика, ИКТ;
28, 29 июнь, 2 июль — резерв көннәре.
Өстәмә чорда имтиханнар 12, 13 һәм 14 июльдә, шулай ук резерв көнне — 17 июльдә узачак.
Гыйнвар уртасында мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, БДИ уздыру вакытлары югары уку йортларында кабул итү кампанияләре вактыларына бәйле булачак, бу чыгарылыш укучылары сайланган уку йортларына документлар бирә алсын өчен эшләнәчәк. Имтихан тапшыруның вакытыннан алда этабын быел гамәлдән чыгардылар.
Февраль ахырында премьер-министр Михаил Мишустин 2021 елда чыгарылыш имтиханнарын тапшыруны гадиләштерде. Тугызынчы сыйныф укучылары математика һәм рус теленнән генә ГИА тапшырып аттестат ала алачак. Югары уку йортларына керергә җыенмаган унберенче сыйныф укучылары өчен БДИны шул ук предметлар буенча дәүләт чыгарылыш имтиханына (ГВЭ) алыштырдылар.
Узган ел Бердәм дәүләт имтиханын берничә тапкыр коронавирус пандемиясе аркасында күчерделәр, нәтиҗәдә аны 3 июльдән 23 июльгә кадәр чорда тапшырдылар. Барлык чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ башланганчы дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен исәпкә алмыйча аттестатлар алдылар. БДИны июльдә вузларга керү сынаулары сыйфатында тапшырдылар.