Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең башкарма директоры Ирина Плещева республика активистлары белән очрашты

2021 елның 24 апреле, шимбә

23 апрель көнне, Татарстан Республикасы РМУХ  әгъзалары Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең башкарма директоры Ирина Плещева белән очрашты. Киләчәктә РМУХны нәрсә көтә? – очрашуның төп темасы шуннан гыйбарәт иде.

Активистлар оешма өчен проектлар булдыру процессы, төрле инициативаларны хуплау һәм популярлаштыру өчен ярдәм ала алулары турында белә алдылар. Ирина Владимировна якын киләчәккә хәрәкәт планнары белән уртаклашты: РМУХ катнашучыларын нинди акцияләр һәм активлык көтә, дирекция активистлар өчен нинди  яңа һәм кызыклы нәрсәләр әзерли. Ул шулай ук хәзерге вакытта актив үсеш ала торган проектлар: Базар мәктәбенең Киберспорт лигасы, Шеф мәктәптә, балачак Навигаторлары, Мәктәп классикасы турында тәфсилләп сөйләде.

Очрашу кунаклары арасында шулай ук Татарстанда хәрәкәткә һәркайда ярдәм итеп килгән министрлыклар вәкилләре бар иде:

- ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Әсәдуллина Алсу Мөнис кызы; - Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Тимур Җәүдәт улы Сөләйманов

- стратегик үсеш, проектларга һәм инициативаларга ярдәм итү бүлеге башлыгы Хафизов Динар Фәнүс улы

- Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге башлыгы Яруллина Лилия Наил кызы.

Ирина Владимировна очрашуга нәтиҗә ясаа болай диде: “РМУХ без уйлап тапкан проектлар белән генә яшәп калмый. Шуңа күрә мин сезнең кебек безнең оешма язмышына битараф булмаган кешеләр булганда, безгә Россия мәктәп укучылары хәрәкәте тарихын булдырырга ярдәм зур булыр дип ышанам".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International