Рөстәм Миңнеханов татар теле буенча VIII Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләде

2021 елның 23 апреле, җомга

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар теле буенча VIII Халыкара олимпиадада җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Бүләкләү тантанасында шулай ук ТР вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы «Милли Шура» милли советы рәисе Васил Шәйхрәзиев катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанда туган телләрне саклауга аерым игътибар бирелә.
"Шундый актив яшь егет-кызлардан башка бу мөһим эштә уңышларга ирешеп булмый", - дип мактады очрашуда катнашучыларны Татарстан Президенты. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан, башка төбәкләр һәм хәтта башка илләр яшьләренең туган телгә битараф булмавы мөһим.
Аннары Рөстәм Миңнеханов олимпиадада Гран-при номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләде. Тантана ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган Бөтенроссия туган телләр форумы кысаларында узды.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International