Быел Казанның җәйге лагерьларында татар телендә сменалар оештырыла

2021 елның 25 мае, сишәмбе

Казанның җәйге лагерьларында балалар өчен татар телендә өч смена оештырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә башкарма комитетта балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фаизов сөйләде.

«Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергә татар телендә балалар өчен өч лингвистик белем бирү сменасы оештырылачак — татар халкының мәдәнияте һәм теле турында «Дуслык» һәм «Голстан» һәм «Тартария» балалар һәм яшьләр интеллектуаль иҗатының төбәкара форумы», — диде Фаизов.

Барлык лагерьларда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган чаралар – квизлар, уеннар узачак. Шулай ук лагерьларда “Туган... 115 сүз” акциясе оештырылачак. Акция барышында һәр көнне бөтен лагерь буенча Татарстанда яшәүче 115 милләтнең үз телләрендә сүзләре язылган элмә такталар урнаштырачаклар. Балалар “исәнме”, “яшә”, “мәхәббәт”, “дуслык” дигән сүзләр белән танышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International