Бүген дәүләт чыгарылыш имтиханнарын 1,2 меңнән артык бала тапшырды

2021 елның 25 мае, сишәмбе

25 майда 11 (12) сыйныфларны тәмамлаучылар рус теленнән дәүләт чыгарылыш имтиханын (алга таба – ДЧИ) тапшырдылар. Рус теле буенча ДЧИда катнашучыларның саны 2021 елның 25 маенда – 1217 кеше, шуларның 81е – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучы, 127 кеше - УФСИН укучылары, шулай ук югары уку йортларына керергә җыенмаган мәктәпне тәмамлаучы 1009 укучы.

25 май көнне 81 нче имтихан кабул итү пункты оештырылды.

Имтихан 10.00 сәгатьтә башланды. Рус теленнән язмача имтиханының озынлыгы – 2 сәгать 30 минут.

Әгәр дә рус теле буенча имтихан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен телдән үткәрелсә, аның озынлыгы 40 минут тәшкил итә.

Имтихан кабул итү пунктларында югары уку йортларына керергә планлаштырмаган мәктәп укучылары һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен онлайн-видеокүзәтү оештырылган. Имтиханны өйдә һәм җәза үтәү системасы учреждениеләрендә  тапшырганда – офлайн-видеокүзәтү оештырылды.

Урта гомуми белем бирү программаларын үзләштерүне раслаучы рус теле буенча беренчел балларның минималь саны сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар һәм УФСИН укучылары өчен 5 балл тәшкил итә, вузларга укырга керергә җыенмаган укучылар өчен – 10 балл.

Рус теле буенча ДЧИның  резерв көне – 2021 елның 8 июне.

Резерв көнне рус теле буенча ДЧИда катнашуга әлеге предмет буенча минималь бусаганы үтә алмаган унберенче сыйныф укучыларына рөхсәт ителә.

Барлык фәннәр буенча имтиханны вакытыннан алда сәламәтлеге торышы буенча тәмамлаган катнашучылар, шулай ук документ белән расланган нигезле сәбәп буенча имтиханны уздырган катнашучылар кабат кертелергә мөмкин. Әгәр имтихан үткәрү тәртибен бозу факты бар икән – мәсәлән, техника эшендә өзеклек   һәм  бу хакта ППЭ да рәсмиләштерелгән тиешле акт бар икән, ГЭК карары буенча имтиханга кабат кертелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International