Иң яхшы технологик түгәрәкләрне Россиядә Фән һәм технологияләр елында атаячаклар

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

Милли технологик инициативаның Түгәрәк хәрәкәте (НТИ) 2021 елгы технологик түгәрәкләр бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итте. Конкурс Россиядә Түгәрәк хәрәкәтнең 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында уздырыла. Конкурсны оештыручы булып «Платформа НТИ» АКБО, Стратегик инициативалар агентлыгы һәм «Точка кипения» челтәре ярдәмендә Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы белән берлектә НТИның Түгәрәк хәрәкәте тора.

Гаризалар кабул итү 27 июньгә кадәр https://konkurs.kruzhok.org/ сайтында ачылды. Катнашырга дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган секторда, өстәмә белем бирү үзәкләрендә, мәктәпләрдә, югары уку йортларында коммерция оешмалары, энтузиастлар командалары тарафыннан булдырылган түгәрәкләр чакырыла.

Жюри һәр номинация кысаларында гаризаларны бәяли, түгәрәкләрнең төбәк һәм йомгаклау рейтингларын төзи һәм җиңүчеләрне һәм призёрларны билгели. Конкурста катнашучыларның барысы да Россиянең технологик түгәрәкләре картасында чагылыш табачак, ул НТИның Түгәрәк хәрәкәтен формалаштыра. Төрле төбәкләрдә түгәрәкләр эшчәнлеген оештыруның иң яхшы тәҗрибәләре конкурс нәтиҗәләре буенча нәшер ителәчәк махсус белешмә җыентыкка керәчәк. Гаризаларны бәяләү онлайн узачак, ә җиңүчеләрне Бөтенроссия съездында бүләкләячәкләр, ул ноябрьдә Россиядә Фән һәм технологияләр елы кысаларында узачак һәм илдә технологик түгәрәкләрнең массакүләм хәрәкәтенең 100 еллыгына багышланган юбилей чаралары сериясен тәмамлаячак. Конкурс традицион юнәлешләр буенча да, НТИ базарлары һәм үтәли технологияләр тематикалары буенча да техник, фәнни-техник һәм технологик өлкәләрдә мәгърифәт һәм белем бирү белән шөгыльләнүче Россия регионнарында иң уңышлы түгәрәкләрне аерып алу һәм аларга ярдәм итү өчен уздырыла.

Белешмә өчен

НТИның Түгәрәк  хәрәкәте – ул технологик энтузиастларның бөтенроссия берләшмәсе. Түгәрәк хәрәкәтнең максаты – проектларны уйлап табарга һәм гамәлгә ашырырга, Россия һәм бөтен дөнья үсешенә юнәлтелгән яңа карарлар һәм технологик компанияләр төзергә сәләтле киләсе буын эшмәкәрләр, инженерлар, галимнәр, идарәчеләр формалаштыру. Бу максатка ирешү өчен «Түгәрәк хәрәкәте» илкүләм технологик инициативасының юл картасы расланды. НТИ бурычлары "Фән" илкүләм проектына интеграцияләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International