«Цифрлы партнерлык» БДБ халыкара конвенты – РФдә яшәгән һәм Бәйсез дәүләтләр бердәмлегендә гамәли әгъзаларының (проектның максатчан аудиториясе) 8-11 нче сыйныф укучылары, студентлар, яшь галимнәр, инженерлар һәм IT-белгечләр өчен социаль белем бирүле чара.
Халыкара конвент эзлекле рәвештә 2021 ел дәвамында гамәлгә ашырыла торган берничә этаптан тора:
10 – 20 июнь – мәгариф программасы, пре-акселератор,
5 – 11 июль – онлайн-хакатон,
1-3 октябрьдә – «виртуаль күргәзмә» проектлары белән цифырлы форум, «Цифрлы номинация» БДБ илләре өчен IT-чишелешләрнең халыкара премиясе.
Халыкара конвентның барлык этапларында катнашу – бушлай.
Катнашучылар теләсә нинди этапларга теркәлә һәм өстенлекләргә карап һәр этапка кушыла ала.
Проект кысаларында чаралар уздыру дистанцион форматта гамәлгә ашырылачак – катнашучыларның (максатчан төркемнәр) онлайн-мохитка чыгып. Проект түбәндәге илкүләм проектлар бурычлары нигезендә эшләнгән: «Мәгариф» ИП («Мәгариф Экспорты» проекты), «Халыкара кооперация һәм экспорт» ИП («Россия мәгариф системасының экспорт потенциалын үстерү» ФП), «Цифрлы икътисад («Цифрлы технологияләр, «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проектлары).
Конвертка теркәлү 2021 елның 24 маеннан 30 августына кадәр Интернет челтәрендә http://digitalformat.org/ адресы буенча ачылды.