Татарстан Республикасының Питрәч муниципаль районында ике яңа балалар бакчасы төзелеше августта төгәлләнәчәк

2021 елның 12 июне, шимбә

Татарстанның Питрәч районында ике балалар бакчасы төзелеше дәвам итә. Объектлар «Демография» милли проекты ярдәмендә Көек  һәм Богородское авылларында төзелә. Көек авылында 220 урынлык мәктәпкәчә учреждение сафка басачак. Җирле халык аның өчен инде исем уйлап тапкан – күпчелек тавыш "Әкият" өчен бирелгән. Хәзер объектта эчке эшләр бара: беренче катны штукатурлау, барлык инженер системаларын (су, канализация, электрик) урнаштыру. Подвалдагы эшләр тәмамланып килә. Вентиляцияле фасад төзелешенә керештеләр. Шулай ук тышкы инженерлык челтәрләре буенча да эш алып барыла. Богородское авылында 120 урынлык балалар бакчасы төзелә. Бу объектта да шундый ук эшләр алып барыла. Бина эчендә инженерлык челтәрләре һәм коммуникацияләр үткәрелә. Тәрәзәләр куелган, котельныйны монтажлауга әзерлек бара.

Балалар бакчаларын төзү муниципалитет башлыгы контролендә.Район башлыгы  Илһам Кашапов даими рәвештә объектларга чыга, эшчеләр белән сөйләшә, төзелеш процессын бәяли.

«Төзелешне тәмамлау вакыты августка билгеләнгән», - дип хәбәр итте чыганак. Ел ахырына кадәр республикада тагын 16 бакча төзүне төгәлләргә ниятлиләр: шуларның 13е “Демография” илкүләм проекты кысаларында һәм тагын өчесе “Торак” федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла. Сигез учреждение — Казанда, өчесе — Чаллыда, тагын берәр бакча Әлмәттә һәм Эстачи һәм Державин авылларында, шулай ук Богородский һәм Көектә төзеләчәк.

Илкүләм  проектлар 2019 елдан Россия Президенты Владимир Путинның "май указлары" нигезендә гамәлгә ашырыла. Алар «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек илнең стратегик үсешенең 12 юнәлешен колачлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International