Рособрнадзор башлыгы: пандемия 2021 елгы БДИ нәтиҗәләренә сизелерлек йогынты ясамады

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

Әдәбият, география, химия һәм рус теле буенча БДИ-2021 беренчел нәтиҗәләре аларның тотрыклылыгы турында сөйли. Барлык узган имтиханнар узган ел дәрәҗәсендә тапшырылган, дип белдерде сишәмбе көнне Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев 2021 елда БДИга багышланган матбугат конференциясендә.

"Без химия, әдәбият, география һәм рус теле буенча йөз баллчыларның гомуми санын берләштердек. Хәзерге вакытта аларның саны 5 609 кешегә җитте. Бөтен фәннәр буенча БДИ буенча югары баллылар 212 192 кеше. Без узган кабул итү кампаниясе саннары белән чагыштырдык – алар якынча шундый ук. Бездә булган предметларның берсе буенча да кимү булмады, кайдадыр үсеш тә бар әле. Гомумән алганда, предметларны узган ел дәрәҗәсендә тапшырдылар", — диде ул.

Музаев әйтүенчә, химия буенча БДИ 93 438 кеше тапшырган. Уртача тест баллы 53,8 тәшкил итте. Шул ук вакытта 11 492 кеше 81 дән 100 баллга кадәр имтихан тапшырган, бу узган ел нәтиҗәләре белән чагыштырырлык. Әдәбият буенча 48 039 кеше имтихан тапшырган, шуларның 100 баллын 355 кеше алган, 81 дән 100 баллга кадәр — 10 250 кеше. Бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда югарырак, югары баллны 9 228 кеше алган, дип билгеләде Музаев. Имтихан өчен уртача балл 66 иде. Географияне быел 14 054 кеше тапшырды, шуларның 120 чыгарылыш сыйныф укучысы аны 100 баллга, 1 518е  — 81-100 баллга язды, бу шулай ук, югары баллы эшләр 1 388 булып, узган елның нәтиҗәсен яхшыртты.

"Бер сәгать элек кенә без рус теленнән нәтиҗәләрне  алдык. Алар узган ел нәтиҗәләре белән тәңгәл диярлек. 53 844 катнашучы, уртача тест баллы 71,4 иде", - дип өстәде Музаев. Аның сүзләренә караганда, рус теле өчен 100 баллны 3 591 кеше алган, ә 81 дән 100 гә кадәр – 188 932 укучы.

"Узган ел белән чагыштырганда, югары баллчылар саны рус теле буенча 10 меңнән артык кешегә арткан. Бу пандемия елында бик җитди югары нәтиҗә", - дип ассызыклады Рособрнадзор башлыгы. Музаев билгеләп үткәнчә, чыгарылыш укучыларының бер өлеше предметларны резерв көннәрдә тапшыруны дәвам итәчәк. "Бәлки, бераз корректировка булыр, әмма тулаем картина үзгәрешсез калачак", - дип йомгаклады ул.

БДИда хокук бозучылар

Якынча 570 тәртип бозучы 31 майдан 11 июньгә кадәр БДИдан чыгарып җибәрелде, дип белдерде Музаев.

"Бүгенге көндә расланган беркетмәләр һәм хокук бозулар өчен имтиханнан чыгарылганнарның саны – 570 кеше, нигездә болар мобиль телефоннар кулланучылар – 241 кеше, 266 кеше – шпаргалка өчен, 63 кеше – б.ашка хокук бозулар өчен", - дип хәбәр итте Музаев.

Ведомствода мәгълүматлар 31 майдан 11 июньгә кадәр узган барлык имтиханнар нәтиҗәләре буенча китерелә, дип аныкладылар.

2021 елда БДИның төп чоры 31 майдан 2 июльгә кадәр уза, төп чор имтиханнарында катнашу өчен 724 меңнән артык кеше теркәлгән. Рособрнадзорда һәм мәгариф министрлыгында элегрәк белдерүләренчә, пандемия фонында 2021 елда имтиханнар тапшыру графигы үзгәрми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International