Казан мэры Илсур Метшин шәһәрнең балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе кәнәфиенә иң яшь дәгъвачы белән очрашты, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте. Шәһәр башлыгы белән очрашуга 12 яшьлек Илдар Гыйниятов әти-әниләре белән килгән иде. Өч бала тәрбияләүче гаиләдә Илдар олы бала. Хәзерге вакытта ул полилингваль «Адымнар» комплексында укый, ә буш вакытларында музыка мәктәбенә йөри. Шулай ук , яшүсмер «Шаян»балалар телеканалында алып баручы да.
«Минем сиңа теләгем-яхшы укырга кирәк, - диде Метшин. - Һәм, әлбәттә, әти-әниеңә булышырга онытма. Үсеп җиткәч, сине Казан мэриясендә көтеп калабыз".
Очрашу ахырында мэр егеткә «Искиткеч балалар тормышы»дигән китаплар җыентыгын тапшырды. Ни өчен ул сайлауда катнашырга карар кылган дигән сорауга, Илдар, җәмгыять тормышына өлеш кертергә теләве белән аңлатты: «Мин яшьләр җәлеп ителгән проектларда катнашырга хыялланам. Начар уйлар башны томаламасын өчен, эшсез утырырга ярамый дип уйлыйм".