Казан укучысы информатика буенча Европа юниорлар олимпиадасында Россия җыелма командасы составына керде

2021 елның 3 августы, сишәмбе

Россия данын информатика буенча V Европа юниорлар олимпиадасында тәкъдим итәчәк җыелма командасы составы билгеләнде. Алар арасында - Н.И. Лобачевский исемендәге Казан лицее укучысы Ренат Кәримов.

Ярыш 2021 елның 24 августыннан 28 августына кадәр дистанцион форматта узачак. Румыния оештыручы ил булып тора.

Ренат Кәримов - берничә тапкыр Европа, халыкара олимпиадалар һәм тематик турнирлар җиңүчесе һәм призеры.

2019 елда "Джон Атанасов" (Болгария) информатика буенча Халыкара көзге турнирда ул бронза медаль яулый. Бер елдан соң ул шунда ук "алтын" га лаек була. 

2020 елда EJOI (Тбилиси шәһәре) программалаштыру буенча юниорлар арасында Европа чемпионатында абсолют җиңүче булды. Быел юниорлар арасында программалаштыру буенча «INFO(1)CUP» (Румыния) халыкара турнирында чираттагы алтын медаль.

Былтыр да, быел да Ренат информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында призёр булды. Быел Казан укучысы информатика буенча Россия турнирларында берьюлы берничә бүләк яулады - аерым алганда, Иннополис университетының ачык олимпиадасында һәм Мәскәү олимпиадасында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International