Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицей” МБОУ директоры Кибец Валентина Васильевнаның 2021 елның 1 августында 77 нче яшендә вакытсыз вафат булуы турында хәбәр итә.
Искиткеч остаз - зур хәрефтән Укытучы китте арабыздан.
Валентина Васильевна 1945 елның 11 июлендә Яшел Үзәндә туган. 1966 елда Казан дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлый.
55 елдан артык гомерен ул, Яшел Үзән һәм Татарстанның яшь буынын укыту һәм тәрбияләүгә бәяләп бетергесез өлеш кертеп, Укытучының авыр, әмма күркәм һөнәренә багышлады.
Валентина Васильевна Татарстан Республикасының халык укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, халык мәгарифе отличнигы, «Мәгариф» өстенлекле милли проектының җиңүчесе, «Иң яхшы директор» грантына конкурс нигезендә сайлап алу җиңүчесе, «Иң яхшы укытучы», «Ел хатын-кызы - 2021» грантына конкурста сайлап алуда җиңүче, Яшел Үзән районы Рус җәмгыяте иҗтимагый оешмасының актив әгъзасы булды. А.С. Пушкин медале белән бүләкләнгән.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яшел Үзән районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе һәм мәгариф хезмәткәрләренең территориаль профсоюз оешмасы җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре Валентина Васильевнаның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашалар. Талантлы Укытучы сүзнең иң югары мәгънәсендә, зур хәрефтән җитәкче, уникаль, мавыктыргыч кеше. Ул үзен тулысынча балаларга, лицейга багышлады, белеме һәм күңел җылысы белән уртаклашты. Ул мәңгегә безнең йөрәкләрдә калыр...