Казанда ел саен укытучы һөнәренә яшь педагогларны багышлау тантанасы уздырыла. Быел чараны «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексында уздырдылар. Югары уку йортларын тәмамлаучыларга үз теләкләрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов юллады.
ТР Президенты мөрәҗәгатен ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин укыды. "Сезне татарстанлыларның яңа буынын тәрбияләү буенча кызыклы эш көтә, - диелә мөрәҗәгать текстында. - Хәзерге заман мәктәбе балаларны уңайлы һәм иҗади фикерләргә, үз идеяләрен гамәлгә ашырырга өйрәтергә тиеш. Әлеге сыйфатларны тәрбияләү, гражданлык, ватанпәрвәрлек, туган телгә, мәдәнияткә һәм үз халкының гореф-гадәтләренә мәхәббәт белән яраштырып формалаштыруга безнең педагогик бергәлек юнәлтелергә тиеш".
Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы бу тантананы укытучы статусын күтәрү һәм педагогик һөнәрнең абруен күтәрү өчен үткәрелә, дип өстәде. "Шунысы сөендерә, безнең педагогик бергәлек сезнең кебек кыю, компетентлы, иҗади кешеләр белән тулылана. Татарстан мондый педагоглар белән горурлана ала. Республикада укытучылар эше, балалар укыту һәм тәрбияләү өчен яхшы нигез булдырылды. Республика һәм федераль проектлар, “Мәгариф” илкүләм проекты тормышка ашырыла, - дип белдерде Илсур Һадиуллин.