«Яшь профессионаллар» IX Милли чемпионаты финалының гомуми медаль зачетында Татарстан беренче урынны алды

2021 елның 31 августы, сишәмбе

29 августта Уфада «Яшь профессионаллар» WorldSkills Russia IX Милли чемпионаты финалы ябылу тантанасы булды, Татарстан җыелма командасы һөнәри осталык буенча гомуми медаль зачетында беренче урынны алды.

"Бу катлаулы чемпионат булды. Ярышларның вакыты үзгәрү, һава шартлары, һәр компетенциядә көндәшлек югары. Татарстан тагын бер кат безнең илдә иң яхшы яшь профессионаллар яшәвен һәм укуын раслады", - дип нәтиҗә ясады ярышларга Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәгенең генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин.

Ил беренчелеге финалында республика әләмен якларга җыелма команданың 164 әгъзасы килде, аларның 93е– зурлар категориясендә, 71е-юниорлар арасында, шулай ук 127 эксперт-тренер килде. Призлы урыннар өчен Татарстан җыелма командасы 127 компетенциядә көч сынашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International