Татарстанда ике урта махсус уку йорты базасында «Авыл хуҗалыгы» юнәлеше буенча 8 остаханә ачылды

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

1 сентябрьдә ике һөнәри белем бирү оешмасы – Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы һәм Кукмара аграр көллияте базасында «Авыл хуҗалыгы» юнәлеше буенча 8 заманча остаханә ачылды.

Остаханәләр «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасының «Мәгариф» милли проектының «Яшь профессионаллар» федераль проектының «Матди-техник базаларының заманча таләпләргә туры килүенә дәүләт ярдәме» чарасын гамәлгә ашыру кысаларында юридик затларга субсидияләр рәвешендә федераль бюджеттан грант үзләштерү кысаларында җиһазландырылды.

Остаханәләрне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, эш бирүчеләр һәм социаль партнерлар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International