"Икътисади диктант-2021» өчен иң яхшы сорауга конкурс дәвам итә

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

«Икътисади диктант – 2021» өчен иң яхшы сорауга конкурс дәвам итә, методик комиссиягә карау өчен 80гә якын сорау керде, дип хәбәр итә Чараның оештыру комитеты.

Конкурста Киров, Санкт-Петербург, Мәскәү, Стәрлетамак, Ульяновск, Әстерхан, Курск, Сыктывкар һәм башка шәһәрләрдән студентлар һәм мәктәп укучылары катнашты.

Сораулар 12 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

2021 елда акция 12 октябрьдә «Бөтенроссия икътисадый диктанты» сайтында Россия Федерациясенең барлык субъектларында реаль вакыт режимында онлайн форматында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International