2022 елда вузларга студентларны кабул итү кагыйдәләре буенча фикер алышу сентябрь аенда узачак

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

РФ Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков төбәк вузларына Россия эчендә партнерлар белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга кирәк, дип саный.

2022 елда Россия югары уку йортларына студентларны кабул итү кагыйдәләре буенча киң фикер алышу сентябрь урталарында узачак. Бу хакта чәршәмбе көнне РФ Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков хәбәр итте.

"Кабул итү кагыйдәләрендәге теләсә нинди үзгәреш һәрвакыт тикшерелә, оптималь вариантлар эзләнә. Шуңа күрә быел сентябрь урталарында киң фикер алышачакбыз һәм бу фикер алышуны исәпкә алып, 2022 елга кабул итү кагыйдәләрен дә барлап чыгачакбыз", - диде ул НТВ телеканалына биргән интервьюсында.

Моннан тыш, Фальков фикеренчә, җирле хезмәт базары өчен кадрлар әзерләүче төбәк вузларына чит ил мөгаллимнәрен чакыру зарурлыгы юк, әмма россия эчендәге партнерлар белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга кирәк.

Шул ук вакытта ул билгеләп үткәнчә, кайбер югары уку йортлары өчен чит илләрдән укытучыны чакыру нормаль практика булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International