"Россия Ел директоры" Бөтенроссия һөнәри конкурсында катнашучыларны теркәү башланды

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

30 августтан 12 сентябрьгә кадәр Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган «Россия Ел директоры» Беренче Бөтенроссия һөнәри конкурсында катнашу өчен гариза бирергә мөмкин. Белем бирү оешмалары җитәкчеләре мәктәп директоры сыйфатында кимендә 3 ел эш стажлары белән, конкурсны үткәрү тәртибе белән танышканнан соң, РФ мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында теркәлергә мөмкин.

Һөнәри ярыш ике этапта уза – сайлап алу (читтән торып) һәм төп (көндезге), ул 5 октябрьдә Мәскәүдә старт ала. Көндезге этапка сайлап алу этабында максималь балл җыйган 30 кеше кертеләчәк. Алар жюри әгъзаларына «Директорның визит карточкасы» видеоролигын күрсәтергә, уңышлы тормышка ашырылган проектны TED форматында тәкъдир итәргә, үз мәктәбенең идарә составы белән бергә кейста тәкъдим ителгән материаллар нигезендә проект эшләргә, педагогик совет әзерләргә һәм үткәрергә, матбугат конференциясе барышында сорауларга җавап бирергә тиеш булачак. Җиңүче 10 октябрьдә Дәүләт Кремль Сараенда тантаналы чарада игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International