Татарстан укучылары бәйрәм хәрмәтеннән авыру балаларга бүләк ясаган

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан укучылары яңа уку елы алдыннан Анжела Вавилова исемендәге Фонд ел саен үткәрә торган «Балалар – балаларга» акциясендә катнаштылар. Республика халкына укытучы өчен класстан бер гомуми букет сатып алырга, ә калган букетларның акчасын авыручы балаларга ярдәм итү өчен күчерергә тәкъдим ителә.

Август аенда акциядә Яшел Үзән шәһәренең 1 нче лицее, 122, 102, 96 нчы гимназияләре, инженерлык лицее һәм 181 нче мәктәп укучылары, ата-аналары һәм укытучылары катнашты.

«Бу көннәрдә башка мәктәпләрдән дә акциягә кушылырга теләгән укучыларыбыздан шалтыратулар күп булды. Балалар яңа уку елын яхшы эштән – яшьтәшләренә ярдәм итү белән башлап җибәрүләрен беләләр. Бу алар өчен иң мөһим дәресләрнең берсе", - ди фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов.

Җыелган акчалар дарулар, туклану һәм медицина җиһазлары сатып алуга тотылачак. Моннан тыш, фонд хоспис карамагындагылар һәм балалар онкологиясе үзәге пациентлары өчен мәктәп кирәк-яраклары сатып алуга акча җыюны да күз уңында тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International