Татарстанның Питрәч районының Көек авылында яңа «Алгоритм» лицеена яңа юл һәм тротуарлар салынган.
"Өч көн эчендә 780 метр юл төзекләндерелде, 2 катлам асфальт салынды, тротуарлар ремонтланды. Эш тәүлек әйләнәсе алып барылды", — дип билгеләде Агентлык чыганагы.
Якын арада куркынычсызлык белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү планлаштырыла: юл билгеләре куелачак, ясалма тигезсезлекләр һәм җәяүлеләр кичү юллары төзекләндереләчәк.
Урам утларын төзекләндерү дә планлаштырыла.