Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) 2021/22 уку елына йомгаклау иншасының ачык юнәлешләренә шәрехләр бастырып чыгарды.
Йомгаклау иншасының уңышлы язылуы 11 нче сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертелгән юл булып тора. Ул «зачет»/«незачет» системасы буенча бәяләнә. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле укучылар йомгаклау иншасы урынына иншалар язуны сайларга хокуклы. Югары уку йортларына кергәндә аның нәтиҗәләрен тәкъдим итү өчен, узган елны тәмамлаучылар да теләк буенча йомгаклау иншасын яза ала. Яңа уку елында йомгаклау иншасын төп срокта үткәрү 2021 елның 1 декабрендә, өстәмә вакытта — 2022 елның 2 февралендә һәм 2022 елның 4 маенда планлаштырыла.
Барлыгы 5 тема тәкъдим ителә.