Татарстанда РФ Тикшерү комитетының беренче кадет сыйныфлары ачылды

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

Казанда ТР буенча Тикшерү комитеты хезмәткәрләре кураторлык итәчәк беренче кадет сыйныфлары ачылды.

1-нче сентябрьдә Казан Ратушасында РФ Тикшерү комитеты кадетларына унынчы сыйныф укучыларын багышлау тантанасы булды. Казанның 140-нчы һәм 169-нчы номерлы мәктәпләренең кадет сыйныфларыннан 58 укучы ант итте. Чарада ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липский катнашты.

Казанда һәм Татарстанда мондый кадет сыйныфлары беренче тапкыр ачыла. Кадетлар Россия Федерациясе Тикшерү комитетында дәүләт хезмәте нигезләре буенча өстәмә гомуми белем бирү программасы буенча укулар узачак.

Моннан тыш, тикшерү идарәсе хезмәткәрләре алар белән махсус дәресләр үткәрүдә катнашачак, тикшерүченең эш детальләренә багышланачак, балаларның ялын оештырачак. Мәктәпне тәмамлагач, чыгарылыш сыйныф укучылары Россия Тикшерү комитеты белем бирү учреждениеләренә укырга кергәндә ташламалар алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International