Түбән Камада реконструкциядән соң «Каенкай» балалар бакчасы ачылды

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

Түбән Камада реконструкциядән соң 11-нче номерлы «Каенкай» балалар бакчасы ачылды. 162 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе (гомуми мәйданы 2,6 мең кв. метр) 1969 елда төзелгән һәм шул вакыттан бирле биредә капиталь ремонт үткәрелмәгән.

Төзүчеләр инженерлык челтәрләрен, электриканы, су белән тәэмин итү һәм канализация торбаларын, шул исәптән бөтен сантехниканы алмаштырдылар, түбә һәм тәрәзә блокларын ремонтладылар, үзәк керү юлын киңәйттеләр һәм ремонтладылар. Биналарны яңадан планлаштыру хисабына икенче катта спорт залы, беренче катта медицина блогы яңартылып чыкты.

Шулай ук галакамералы сәламәтләндерү блогы, ароматерапия һәм кислород коктейле кабул итү бүлмәләре, массаж кабинеты җиһазландырылган. Ремонтчылар шулай ук кер юу бүлмәсен үзгәртеп корганнар, киемнәрне киптерү өчен бина җиһазлаганнар. 

Хәзер биредә тәрбиячеләр сабыйларны үстерү өчен иң кызыклы идеяләрен һәм уй-ниятләрен тормышка ашырып эшли алсын өчен барлык шартлар да тудырылган. Шулай ук, 2022 елда җәяү йөрү өчен уен мәйданчыкларын урнаштыру планлаштырыла, анда агач каплам урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International