Яңа уку елы башлану белән «РТ-Инвест» компаниясенең алюминий һәм пластик савытларны кабул итү аппаратлары Казанның 20 мәктәбендә яңадан эшли башлады. Фандоматлар балаларны янә көтә һәм җәйге каникуллар вакытында җыелган калдыкларны кабул итәргә әзер.
Исегезгә төшерәбез, узган уку елы нәтиҗәләре буенча иң яхшы уку йортлары дип танылды:
1.167 нче мәктәп-368 кг (ПЭТ) һәм 25.5 кг (алюминий);
2.181 нче мәктәп-241 кг һәм 19 кг;
3.72 - нче номерлы мәктәп-224 кг һәм 37,5 кг:
Барлыгы мәктәп укучылары 2000 килограммнан артык икенчел чимал тапшырдылар. Ә бөтен вакыт эчендә Казанның 20 мәктәбендә 8000 килограммнан артык калдык эшкәртелде.
Яхшы сыйфатлы чиста чимал башка регионнарга эшкәртүгә җибәрелә. Эшкәртелгән пластик икенче тормыш ала – аннан футболкалар, скейтбордлар, велосипедлар һәм урам эскәмияләре ясыйлар.