Казанның «Яз-2» торак комплексында ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе тарафыннан «Веснушка» («Сипкел») катнаш төрдәге 182-нче номерлы балалар бакчасын тикшерү башланды.
Объект Казанның Совет районы Самосырово торак массивының «Яз-2» торак комплексында урнашкан. Ике катлы балалар бакчасының мәйданы 2957,80 кв. м һәм 120 урынга исәпләнгән. Биредә сабыйларны гомуми үстерү һәм тәрбияләү өчен барысы да каралган. Балалар бакчасының төзекләндерелгән территориясендә уен мәйданчыклары урнаштырылган.