Татарстан, Пермь крае, Башкортстан, Удмуртия, Омск, Ростов һәм Түбән Новгород өлкәләре беренче булып яңа мәктәп автобуслары алачак. Бу хакта чәршәмбе көнне РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова "Бердәм Россия"партиясенең иҗтимагый ярдәм штабы утырышында белдерде.
"Иң беренче чиратта мәктәп автобуслары алачак төбәкләр - Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы, Омск өлкәсе, Ростов өлкәсе, Пермь крае, Түбән Новгород өлкәсе, Удмуртия Республикасы. Бу регионнарга программа буенча 3 меңнән артык яңа автомобиль җибәреләчәк", - диде ул.
Кузнецова ассызыклаганча, яңа автобуслар тулысынча куркынычсыз булырга тиеш. "Бу персоналны әзерләүгә дә, машина йөртүчеләрне әзерләүгә дә, медицина тикшерүләренә дә кагыла", - дип билгеләп үтте ул.
Элегрәк РФ премьер-министры Михаил Мишустин хәбәр иткәнчә, Президент кушуы буенча Хөкүмәт ел азагына кадәр Россия төбәкләре өчен кимендә 4 100 мәктәп автобусы сатып алачак.