Россия мәгариф оешмаларында 2022-2023 уку елында укуга сайлап алуда катнашырга теләүче чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар өчен теркәлү ачылды, дип хәбәр итә Мәскәү ватандашлар йорты сайты. Искәртеп узабыз, быел бюджет квотасы - 18 мең, 2022 елда - 23 мең, ә 2023 елдан башлап 30 мең кеше тәшкил итә.
Рус телендә укырга теләүче чит ил гражданнарын сайлап алу ике этапта уза. Сайлап алуның беренче этабын Россотрудничествоның чит ил вәкиллекләре, шулай ук Россия илчелекләре һәм чит ил вәкиллекләре үткәрә. Икенче урында-Россия мәгариф оешмалары.
Илдә Россотрудничество вәкиллеге булмаган очракта, сайлап алу функциясен дипломатик вәкиллек, шул исәптән Россия Федерациясе Илчелеге башкара.