Казанлыларга мәктәпләрдә кайнар туклану мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәкләр

2021 елның 3 сентябре, җомга

Шәһәрлеләрнең сорауларына Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе белгечләре җавап бирәчәк.

Татарстанда мәктәпләрдә туклануны оештыру мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлаячак. Шәһәрлеләрнең сорауларына Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе белгечләре җавап бирәчәк.

Шалтыратулар кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең бердәм консультация үзәгендә тәүлек буе +7(800)555-49-43 телефоны аша кабул ителәчәк.

Шулай ук кулланучылар өчен консультация үзәге телефоны да эшли: +7(843) 221-90-16. Шалтыратулар көн саен 09:00 дән 17:00 гә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш (тәнәфес 12:00 дән 13:00 гә кадәр) кабул ителәчәк.

Моннан тыш, идарә белгечләренә +7(843)273-15-83 телефоны буенча сораулар бирергә мөмкин булачак. Гражданнар дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр – 10:00 дән 17:00 гә кадәр, җомга көнне-10:00 дән 15:45кә кадәр (тәнәфес 12:00 дән 12:45кә кадәр) мөрәҗәгать итә алалар.

"Кайнар линия" 6 сентябрьдән 17 сентябрьгә кадәр эшләячәк, дип хәбәр ителә ведомство сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International