Татарстанның Теләче районында капиталь ремонттан соң балалар бакчасы ачылды

2021 елның 4 сентябре, шимбә

Татарстанның Теләче районының Лесной бистәсендә капиталь ремонттан соң балалар бакчасы ачылды.

Мәктәпкәчә оешма 25 балага исәпләнгән. Анда уен бүлмәсе белән берләштерелгән музыка залы, юл хәрәкәте иминлегенә өйрәтү кабинеты, йокы бүлмәсе, төшке аш залы, киенү-чишенү бүлмәсе бар.

Барлык бүлмәләр дә яңа мебель белән җиһазландырылган. Ремонт бу елның мартында башланды. Төзүчеләр түбә һәм фасадларны яңарттылар, электр челтәрләрен, коммуникацияләрне, җылылык, тәрәзәләрне тулысынча алыштырдылар.

Теләче районының Олы Мәтәскә авылы мәктәбендә шулай ук «Үсеш ноктасы» функциональ зонасы ачылды. Монда заманча стандартлар буенча җиһазландырылган информатика, биология, химия һәм физика кабинетлары керә. Яңа җиһазларның бәясе 500 мең сум тәшкил иткән. Хәзер мәктәп укучылары 3D-модельләштерү, робот техникасы белән шөгыльләнә һәм лаборатор тәҗрибәләр үткәрә алачаклар.

Татарстанда яңа уку елында «Мәгариф» милли проекты буенча авыл мәктәпләрендә 114 табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәге ачылачак. Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путин инициативасы буенча тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International