Казан федераль университеты, КНИТУ-КХТИ, КДЭУ, КНИТУ-КАИ һәм РФА Казан фәнни үзәге яшьләр фәнни лабораторияләрен булдыру буенча федераль конкурста катнашалар.
Гомумән алганда, ил буенча шундый 100 дән артык үзәк булдыру планлаштырыла, анда яшь тикшеренүчеләр фәнни-технологик үсешнең өстенлекле юнәлешләре буенча үз эзләнүләре өчен киң мөмкинлекләр алачак.
Лабораторияләр дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-белем бирү үзәкләре эшли торган төбәкләрдә булдырыла. Татарстанда мондый үзәк узган елның февралендә ТР Президенты Указы белән оештырылган иде.
Катнашучыларны сайлап алу критерийлары арасында: җитештерүгә тапшырылган фәнни эшләнмәләр саны, чит ил студентлары саны, тикшеренүчеләрнең гомуми санында яшь галимнәрнең өлеше, шулай ук регионда үсеш инструментлары булу мөхим.
Конкурс нәтиҗәләре сентябрь ахырына кадәр билгеле булырга тиеш.