Яр Чаллыда сәламәтлеге чикле булган балалар өчен яңартылган 86 нчы интернат-мәктәп ачылды

2021 елның 4 сентябре, шимбә

Белем көнендә Яр Чаллыда капремонттан соң «Өмет» интернат-мәктәп ачылды, анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белем алачак.

Капиталь ремонт барышында мәктәптә инженерлык коммуникацияләре алыштырылды, иркен парковка барлыкка килде, территорияне төзекләндерү эшләре башкарылды.

Белем бирү учреждениесендә 99 бала адаптация уза, аларны 34 педагог укыта. 

«Бүген без быел капиталь ремонт ясалган биш мәктәпнең берсен Чаллыда ачабыз. Мондый якты, заманча, бу-капиталь ремонт гына дип әйтмәсәң дә була. Мәктәп яңа кебек күренә", — дип белдерде ачылу тантанасында катнашкан РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International