Татарстанның Яшел Үзән районының биш мәктәбендә капиталь ремонттан соң азык-төлек блогы ачылды. Ашханәләрне яңартуга республика бюджетыннан 61,7 млн сум бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Яшел Үзән районы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
"1 нче лицейга азык-төлек блогын ремонтлау өчен 16,2 млн сум, 4 нче мәктәпкә — 9,7 млн сум, 10 нчы гимназиягә — 12,6 млн сум, 11 нче мәктәпкә — 11,8 млн сум, 15 нче мәктәпкә — 11,4 млн сум бүлеп бирелгән", - дип ачыклык кертте агентлык әңгәмәдәше.
Гомумән алганда, быел Татарстанда Мәктәп азык-төлек блокларына капиталь ремонт ясауның яңа программасы буенча 44 муниципаль берәмлекнең 200 гә якын мәгариф учреждениесендә ашханәләр ремонтланган.