Казан шәһәре Совет районының «Минем ритм» торак комплексында «Уңыш» 189-нчы номерлы балалар бакчасы төзелеше тәмамланды. Мәктәпкәчә учреждение 220 урынга исәпләнгән, шул исәптән 120 ясле урыны.
Төзелеш 2020 елның августында башланган, подрядчы булып «Нэо Строй» ҖЧҖ сайланган. Бина төзү һәм тирә-як территорияне төзекләндерү буенча барлык төп эшләр дә тәмамланган. Хәзер балалар бакчасы нормативларга туры килү турында нәтиҗә алырга әзерләнә һәм якын арада тәрбияләнүчеләрне кабул итәчәк.
Ике катлы балалар бакчасында 12 төркем урнашачак, шул исәптән Аутистик спектрдагы балалар өчен дә. Соңгылары белән ике педагог, махсус белем алган укытучы-дефектологлар һәм педагог-психологлар шөгыльләнәчәк.
Учреждениедә балаларны үстерү өчен төрле төркемнәр оештырылачак: татар телендә белем бирүче логопед, полилингваль, инженер юнәлешендәге төркем (анда балалар иртә яшьтән үк робототехника өйрәнәчәк) һәм Аутистик спектрдагы балалар өчен төркем.