Буа ветеринария техникумының дүртенче курс студенты Татьяна Спирина «Ветеринария» компетенциясе буенча WorldSkills Russia чемпионатында алтын медаль яулады, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе.
"Яшь профессионаллар" чемпионатында Тәтеш районы кызы Татьяна Спирина җиңде. Татарстаннан икенче катнашучы Екатерина Әхмәтҗанова юниорлар командасында көмеш медаль яулады", - дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Уфада 29 августта WorldSkills Russia IX милли чемпионаты финалы ябылу тантанасы узды. Татарстан җыелма командасы гомуми медаль зачетында беренче урынны алды.
Ил беренчелеге финалында Татарстанны 164 җыелма команда әгъзасы тәкъдим итте, шуларның 93е — зурлар категориясендә, 71е-юниорлар арасында, шулай ук 127 эксперт-тренер чыгыш ясады. Призлы урыннар өчен татарстанлылар 127 компетенциядә көч сынашты.