Сәламәтлеге чикле балалар өчен ике Казан мәктәбендә җиһазлар яңартылды

2021 елның 3 сентябре, җомга

Татарстанда 1 сентябрь көнне ике мәктәптә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен «Игелек мәктәбе» ачылды.

«Мәгариф» милли проектының «Мәрхәмәтле мәктәп» проекты кысаларында агымдагы елда республикада сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 76 нчы Казан мәктәбенең һәм 11 нче Казан мәктәп-интернатының матди-техник базасы яңартылды.

Учреждениеләргә федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акчага заманча остаханәләр: столяр, тегү, пешекче эше, логопед, психолог һәм дефектолог кабинетлары өчен җиһазлар сатып алынган. Уку елы башыннан ук 511 бала яңа җиһазлар кулланып белем ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International