Лаеш районында "Йолдызкай" балалар бакчасы ачылуга әзерләнә

2021 елның 3 сентябре, җомга

Лаеш районының Державин авылында «Йолдызкай» балалар бакчасы төзелеп килә. Биредә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тикшерү уздыра.

2020 елның язында балалар бакчасы вакытлыча ябылды. Державинның балаларын Пелево авылының балалар бакчасы вакытлыча кабул итә.

«Йолдызкай» балалар бакчасының элекке бинасы 1986 елда төзелгән. Бу ике фатирлы торак йорт булыр дип фаразланган булган. Әмма зур булмаган төзекләндерүдән соң өч ел үткәч, биредә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе урнаша. Шуннан бирле капиталь ремонт бер тапкыр да үткәрелмәгән.

«Йолдызкай» балалар бакчасының ике катлы яңа бинасы 890,10 кв.м мәйданлы һәм 50 урынга исәпләнгән. Биредә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның гомуми үсеше һәм тәрбиясе өчен барысы да каралган. Учреждениенең төзекләндерелгән территориясендә уен мәйданчыклары урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International