ТР Яшел Үзән районы Түбән Урасбуга авылыннан Әгъзам Зиннәтуллин җирле мәктәптә Белем көненә багышланган тантаналы линейканың төп герое булды.
Бердәнбер беренче сыйныф укучысы үзенең беренче дәреслеген — «Әлифба»ны алды. Беренче укытучысы-Фәния Закирова.
«Түбән Урасбуга авылы зур түгел. Анда барлыгы 14 укучы, аларны 8 укытучы укыта. Әгъзам үзе генә укыячак, әгәр дә беркемне дә күчермиләр икән, башлангыч мәктәптә генә түгел, ә мәктәпне бетергәнче», — дип билгеләп үтте чыганак.
Укучылар саны буенча иң күп санлысы-Осиново бистәсендәге Карпов исемендәге лицей. Яңа уку елында анда беренче ун параллель җыелган. Яшел Үзәндә мәктәп парталарына 18 меңгә якын бала утырган, шуларның 2225е-беренче сыйныф укучылары.