3 сентябрь көнне Казанның Идел буе районы балалар йорты базасында «Акыл палатасы» интеллектуаль-үсеш уенының региональ туры узды.
Уенда Татарстан балалар йортларыннан 8 команда катнашты. Балаларга төрле өлкәләрдә белем, зирәклек, эрудиция күрсәтергә туры килде.
Ике тур нәтиҗәләре буенча призлы урыннарны алдылар:
1 урын- ДБУ «Казан шәһәре Идел буе районы балалар йорты» командасы;
2 урын- ДБУ «Түбән Кама балалар йорты» командасы;
3 урын- ДБУ «Нурлат балалар йорты», ДБУ «Лаеш балалар йорты», ДБУ «Лениногорск балалар йорты»;
Җиңүче Команда безнең төбәкне октябрьдә Уфада узачак округ фестивалендә тәкъдим итәчәк.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм финалда уңышлар телибез!